Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә Иван Купала бәйрәмендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алуның күчмә пункты ачылды

Яшел Үзәндә Иван Купала бәйрәме вакытында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алуның күчмә пункты эшли.

Анда теләге булган һәркем Россия Кораллы Көчләре сафларына керү тәртибе турында мәгълүмат ала ала.

«Монда теләгән һәркем хәрби хезмәтнең нәрсә икәнен белә ала. Шулай ук без өстенлекле юнәлешләр турында да сөйлибез. Шуларның берсе – пилотсыз системалар гаскәрләре. Узган елның гыйнварыннан без әлеге гаскәр төренә кандидатлар җыя башладык. Бүгенге көндә контракт буенча пилотсыз системалар гаскәрләренә кергән гражданин 1,5 айдан 3 айга кадәр әзерлек үтә, ә контракт вакыты тәмамланганнан соң хезмәттән бернинди киртәләрсез китә ала. Тагын бер өстенлекле юнәлеш – Африка корпусында хезмәт итү. Бу – нигездә Африка кыйтгасы территориясендә махсус бурычлар үтәүче Саклану министрлыгы подразделениесе», – дип сөйләде Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Күчмә пунктта кунаклар шулай ук Россия Кораллы Көчләре хәрбие экипировкасын киеп карый һәм махсус симуляторда пилотсыз очу аппараты (БПЛА) операторы ролендә үзләрен сынап карый ала.
Моннан тыш, сайлап алу пунктында «ZА мирное небо» хәйрия фонды тәкъдим иткән автомат туреле дә күрсәтелде. Фонд әлеге турельләрне үзе җитештерә һәм аларны махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә җибәрә.

Автор: Кирилл Гумиров
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев