Яшел Үзән укытучылары — спортта да үрнәк
Яшәеш

Яшел Үзән укытучылары — спортта да үрнәк

Яшел Үзән районының физкультура укытучылары үз үрнәкләрендә ГТО нормаларын тапшырдылар.

Алар үзләренең яхшы физик формада булуларын һәм спортка тугрылыкларын тагын бир мәртәбә исбатладылар.

 «ГТО нормаларын үтәү — яхшы спорт формасы күрсәткече генә түгел, ә укучылар өчен чын үрнәк. Мондый укытучылар балаларны актив тормыш рәвешенә һәм җиңүләргә илһамландыра», — дип билгеләп үтте Зеленодольск районы ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.
 

Укытучыларыбызга нык сәламәтлек һәм уңышла телибез!


Нет комментариев