Яшел Үзән районыннан гуманитар конвой составында фура МХО зонасына юл алды
«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында оештырылган гуманитар конвой составында Яшел Үзән районыннан фура махсус хәрби операция зонасына юл алды.
Йөкне озату алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карап чыкты.
17 йөк машинасы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең инфраструктурасын торгызу һәм халыкка ярдәм күрсәтү, шулай ук сугышчылар өчен 250 тоннадан артык кирәк-яраклар җиткерәчәк.
Фураларның берсе Илшат Газим улы Ганиев исемендәге «Майский» тепличный комбинаты тарафыннан әзерләнде.
Озатуда комбинатны хәзерге вакытта җитәкләүче аның улы Руслан Ганиев та бар иде. Әйтергә кирәк, бу «Майский»дан җибәрелгән 7нче фура.
Барлыгы Яшел Үзән районыннан махсус хәрби операция зонасына 250 миллион сумнан артык бәягә 423 тоннага якын гуманитар ярдәм юлланган. Районыбызның һәр торак пунктында волонтерлар штаблары эшли, иң эреләре – Норлат авылында һәм Васильево бистәсендә, шулай ук «Боевое братство»ның җирле бүлеге, Ветераннар советы, предприятиеләр, оешмалар, депутатлар корпусы актив эшли.
Сугышчыларыбызга ярдәм итү эше дәвам итә.
Михаил Афанасьевның ТГ сәхифәсеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев