️Яшел Үзән районында ремонт эшләре сәбәпле телевидение һәм радио тапшыруларын вакытлыча туктатып торачаклар
Яшәеш

️Яшел Үзән районында ремонт эшләре сәбәпле телевидение һәм радио тапшыруларын вакытлыча туктатып торачаклар

8 һәм 9 июль көннәрендә 08:00дән 17:00 сәгатькә кадәр радиотелевидение үзәгендә планлы ремонт эшләре үткәреләчәк.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Ремонт эшләре вакытында аналог форматтагы радиотапшырулар һәм цифрлы эфир телевидениесе белән радиотапшырулар вакытлыча туктатылачак. Алар арасында:

  • «Россия радиосы»;
  • «Татарстан радиосы»;
  • «Маяк»;
  • «Вести ФМ»;
  • 1 нче һәм 2 нче федераль цифрлы мультиплекслар (РТРС-1 һәм РТРС-2).


Тапшырулар ремонт эшләре тәмамланганнан соң гадәти режимда яңадан эшли башлаячак.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев