Яшел Үзән районында яшәүче ханымны Ватан Герое көне белән котладылар
Яшел Үзән районы башлыгы исеменнән Мария Турунтаеваны Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Александр Старостин котлады.
Мария Сергеевна Турунтаева Кайбыч районының Багаево авылында туган, сугыш елларында сыер савучы булып эшләгән, хезмәтендә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен дәрәҗә алган.
Бүген кызы белән яши, 3 оныгы һәм 4 оныкчыгы тәрбияләгән.
Мария Сергеевнага ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарының кайгыртучанлыгын теләделәр, һәм, әлбәттә, бүләкләр тапшырдылар ♥️
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев