Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә Республика кардиологлар һәм терапевтлар мәктәбенең күчмә циклы узды

Чара йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалауның сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән һәм төрле белгечлекләр табибларын берләштерде.

Белем күтәрү программасында амбулатор-сырхауханә эше һәм медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасарлары, табибкардиологлар, неврологлар, функционалистлар, терапевтлар, шулай ук фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары катнашты.

Спикерлар ролендә танылган экспертлар чыгыш ясады:

  • Казан Дәүләт Медицина Университетының кардиология кафедрасы профессоры, ТР атказанган табибы, ТР ССМ штаттан тыш баш кардиологы, «М.Н. Садыйков исемендәге 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» баш табибы урынбасары – Зөлфия Фәрит кызы Ким;
  • Медицина фәннәре кандидаты, Казан Дәүләт Медицина Университетының госпиталь терапиясе кафедрасы доценты, ТР ССМ штаттан тыш баш ревматологы – Светлана Петровна Якупова.

Әлеге уку кысаларында, йөрәк ишемиясе, кискен коронар синдром, артериаль гипертония, мультифокаль атеросклероз һәм хроник йөрәк җитешсезлеге кебек төрле авырулары булган пациентларның клиник тикшерүләре анализланды. Чара барышында кан әйләнеше системасы авырулары вакытында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру мәсьәләләре каралды. 

Мондый белем бирү чаралары табибларның медицинада заманча методлар һәм алымнар белән танышуына ярдәм итә, бу, үз чиратында, пациентларга күрсәтелә торган ярдәмнең сыйфатын яхшырта.

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев