Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә җитәкчелек иткән табибны эшеннән алдылар

Республика онкодиспансерының баш табибы, 2009 елдан 2018 елга кадәр Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә җитәкчелек иткән Илгиз Хидиятов Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов тәкъдиме буенча эшеннән азат ителде.

Ильгиз Хидиятов / Фото: «Татар-информ»

Бу хакта күзәтчелек органы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү ачыклаганча, коммерция фирмалары аның шәхси чыгымнарын - көнкүреш техникасын һәм автомобиль арендасын - аның белән дәүләт контрактлары төзегән вакытта каплаган. Хидиятов шулай ук тормышын 5 млн сумга иминиятләштерү турындагы мәгълүматны яшергән һәм туганнары исеменә 17 млн сумга милек рәсмиләштергән.

Илгиз Хидиятов 1973 елның 31 маенда туган. «Лечебное дело» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган.

1997-1998 елларда хирургия буенча интернатура узган. 2006 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтында укыган. 2020 елда КГМАда сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый сәламәтлекне оештыру буенча квалификациясен күтәргән.

Табиб эшчәнлеген 1998 елда РКБда башлаган. 2005 елдан 2009 елга кадәр Питрәч үзәк район хастаханәсен җитәкләгән. 2009 елдан 2018 елга кадәр Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә җитәкчелек иткән. 2018 елның апрелендә Татарстанның РКОД баш табибы итеп билгеләнгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев