«Яшел Үзән Медиа» редакциясенә яңа хезмәт автомобиле тапшырылды: укучыларыбызга тагын да якынрак булабыз
Яңа ел алдыннан «Яшел Үзән Медиа» редакциясе өчен бик шатлыклы һәм әһәмиятле вакыйга булды — без республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында яңа хезмәт автомобиле алган редакцияләр исәбенә кердек.
Бу безгә район халкына, подписчикларыбызга тагын да якынрак булырга, чараларга һәм очрашуларга уңайлырак һәм хәвефсезрәк барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.
23 декабрь көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов «Татмедиа» медиахолдингына керүче массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләренә яңа хезмәт автомобильләрен алу өчен сертификатлар тапшырды. Барлыгы редакцияләргә 49 автомобиль бирелде — 48 Lada Vesta һәм бер Lada Aura.
Тантаналы чара Казан шәһәрендәге «Миллениум Панорама» яңа отеле янындагы мәйданда узды. Журналистларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Рәисе массакүләм мәгълүмат чараларының республика тормышындагы мөһим ролен ассызыклады.
— Сез туплаган һәм тараткан мәгълүмат идарә карарларын кабул итүдә зур әһәмияткә ия. Ул кешеләрнең кәефен аңларга, кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген күрергә ярдәм итә, — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук журналистларга юлларда сак булырга теләде.

Безнең редакция өчен бу автомобиль — гади транспорт кына түгел, ә эш коралы. Яшел Үзән районы зур, авыллар һәм торак пунктлар еракта урнашкан, шуңа күрә журналистларга еш кына дистәләгән чакрым юл үтәргә туры килә. Яңа автомобиль эшебезне тагын да нәтиҗәлерәк, тизрәк һәм уңайлырак итәргә ярдәм итәчәк.
«Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, яңа машиналар алдагы автопаркка караганда киңрәк һәм функциональрәк, бу исә журналистлар өчен — төшерүләр, командировкалар һәм газеталар тарату вакытында — аеруча мөһим.
«Яшел Үзән Медиа» редакциясе коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка Яңа ел алдыннан шундый кыйммәтле һәм вакытында ясалган бүләк өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Бу — район матбугатына зур ярдәм һәм укучыларыбызга тагын да якынрак булу мөмкинлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев