Яңа елга бүләк әзерлисезме?
Яшәеш

Яңа елга бүләк әзерлисезме?

Яңа ел якынлаша. Кемдер бүләк сайлый, кемдер бүләк көтә. Һәр бүләкнең ниндидер сере, яшерен мәгънәсе бар икәнен беләсезме?

Фото: ясалма интеллект

  • Кәнфит бүләк иттеләрме? Бик яхшы. Байлык һәм татлы тормыш көтә үзегезне.
  • Шоколад — власть һәм мәхәббәт символы. Шокалад бүләк иткән кешегә бүләк алучы тартыла башлый икән...
  • Шәм — тормыш, белем, караңгылык белән көрәшне аңлата. Бүләккә шәм алсагыз, тормышыгызга өмет килер.
  • Хушбуй явызлыктан саклый һәм мәхәббәтка ишарәли. Мондый бүләк рәхәт, бай тормыш вәгъдә итә.
  • Бияләй һәм перчаткалар — җылылык һәм яклау символы. Аны бүләк иткән кеше сезне ярата һәм сакларга, якларга тели.
  • Чынаяк — сәламәтлеккә һәм җитешлеккә. Тормышыгых “тулы чынаяктай” булырга тиеш.
  • Бизәнгеч яисә акча — бик яхшы бүләк! Тормыш энергиясе, власть, байлык билгесе.
  • Ә менә эчемлек бүләк итүчене аңлавы авыррак. Бер яктан, ул тормыш мәгънәсен аңлау, муллык белән чагыштырылса, икенче яктан мәкерле уйларны аңлатырга мөмкин.


Чыганак: KizilTan


Нет комментариев