Матбугат конференциясе барышында Россия ГТХМның Татарстан буенча территориаль органы җитәкчесе урынбасары, кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев суднолар йөртүчеләр өчен кагыйдәләрне искә төшерде.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Суга чыгар алдыннан транспортның техник халәтен тикшерергә һәм үзләре белән судно билеты, таныклык һәм судно хуҗасы булу хокукына документлар алырга кирәк.
Мөһим: ГИМС инспекторлары таләбе буенча тукталырга, пассажирларның утырту һәм юл вакытында иминлеген тәэмин итәргә кирәк. Моннан тыш, үткән елның сентябреннән яңа таләпләр эшли: 4 метрга кадәрге судноларда хәрәкәт иткәндә дә, туктап торганда да коткару жилетларында булырга кирәк. Бу шулай ук барлык палубасыз җайланмаларга – «бананнар», су чаңгылары, сапбордларга да кагыла.
Балаларга аерым игътибар. 12 яшькә кадәрге пассажирлар барлык ачык палубалы һәм палубасыз судноларда коткару жилетларында һәм өлкәннәр күзәтүе астында йөрергә бурычлы.
КП Казань
Нет комментариев