Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сирена яңгыраганда нишләргә икәнен искәртте
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе халыкка сирена тавышы яңгыраганда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.
«БАРЫГЫЗГА ДА ИГЪТИБАР!» дигән сигнал кешеләрнең игътибарын мөһим мәгълүматка җәлеп итү өчен бирелә. Ул сиреналар, тавыш көчәйткечләр, телевидение, радио яки транспорт чаралары аша тапшырылырга мөмкин.
Сирена яңгырагач, сезгә кирәк:
Тавыш көчәйткечләр аша ниндидер хәбәр бирелүен көтәргә;
Телевизор яки радионы шунда ук кабызып, ашыгыч хәбәрне тыңларга.
Әлеге хәбәрдә сезгә килеп туган хәл-вакыйга, куркынычсызлык чаралары һәм эшләү тәртибе турында сөйләячәкләр. Мәгълүмат берничә тапкыр кабатланырга мөмкин.
Шулай ук смартфоныгызда Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү системасыннан хәбәр килгәнме — аны тикшерегез. Моннан тыш, «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасындагы белдермәләргә дә игътибар итегез.
ГТХМ кисәтә: инструкцияләр буенча эш итегез, әлеге мәгълүматны якыннарыгызга, күршеләрегезгә һәм танышларыгызга да җиткерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев