Яшел Үзәндә янгын вакытында өч кеше һәлак булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 3 февральдә 03.00 сәгатьтә Яшел Үзән шәһәренең Чапаев урамындагы элеккеге тулай торак бүлмәсендә янгын чыккан. Янгын мәйданы 14 кв. м тәшкил иткән.
Янгын сүнгәннән соң өч өлкән кешенең гәүдәләре табылган: ике ир-ат һәм бер хатын-кыз.
Фаҗиганың нечкәлекләрен ачыклау өчен бирегә Яшел Үзән шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев чыккан. Янгынның беренчел сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Әлеге факт буенча үткәрелә торган процессуаль тикшерүнең барышы прокуратура контролендә торачак.
Татарстан прокуратурасы
Нет комментариев