Чаллы табиблары йөрәге уң якта урнашкан пациентның гомерен саклап калган
Яр Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсе табиблары йөрәге анатомик яктан уң якта урнашкан сирәк үзенчәлекле пациентка уңышлы ярдәм күрсәтте.
2023 елның октябрендә Илшатка электрокардиостимулятор урнаштырылган һәм радиойышлыклы абляция операциясе ясалган.
Махсус җайланма йөрәкнең яңа, тотрыклы ритмын минутына 80 тибешкә көйләгән.
Хәзер ир-ат көн саен табиблар консультациясенә килә, анализлар тапшыра һәм белгечләр күзәтүе астында дәвалануын дәвам итә.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев