Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Быелгы хаҗиларның барысы да Татарстанга кайтты

Татарстаннан быел хаҗ сәфәренә киткән барлык мөселманнар да иминлек белән республикага әйләнеп кайтты. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 10 июньдә, Казанга хаҗилар утырган соңгы очыш (рейс) кайтып төште. Бу — тоткарлык белән килеп җиткән бердәнбер рейс.

2026 елда республикадан 16–20 май көннәрендә 1800 кеше хаҗга китте. Беренче дүрт төркем 16 май иртәсендә юлга чыккан. Хаҗилар арасында Махсус хәрби операциядә катнашучы 200 хәрби һәм аларның гаилә әгъзалары да бар. Алар төбәк җитәкчелегенең ярдәме белән сәфәр кылды.

Казаннан Мәдинәгә 1461 татарстанлы очты, ә 339 кеше хаҗга Мәскәү аша юл тотты. Хаҗиларны Казанның 20 табибы озата барды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте алдан хаҗилар 3 июньнән кайта башлаячак, дип хәбәр иткән иде. Шулай итеп, Татарстан хаҗилары биш көн буе барды һәм җиде көн буе кире кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев