Бүген Татарстанда Кадер кичәсе булырга мөмкин
Бүген, 16 марттан 17 мартка каршы төндә, Кадер кичәсе – Рамазан аеның 27нче төне булуы ихтимал. Аның әһәмияте шунда: бу төндә кешенең һәр изге гамәле күп тапкырлар арттырылып языла.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Коръән Кәримдә бу төнгә аерым сүрә – «әл-Кадр» (Кадер) сүрәсе багышланган. Анда болай диелә: «Кадер төне мең айдан да хәерлерәк». Мең ай – бу 83 ел һәм дүрт ай. Димәк, Кадер төнендә кылган һәр изге гамәлгә 83 ел дәвамында көн саен кылган гамәл кебек савап языла. Мәсәлән, тәравих намазы бу төндә 83 ел буе һәр төн намаз укыган кебек санала.
Шуңа күрә бүген мөселманнарга гыйбадәт кылуда, изге гамәлләрдә тырышлык күрсәтергә киңәш ителә. Төн ястү намазы вакыты керү белән башлана һәм сәхәр тәмамлану вакытына кадәр дәвам итә. Мәсәлән, Казанда бу вакыт аралыгы 16 мартта 19:32дән 17 мартта 03:48гә кадәр. Мөселманнарга бу вакытта өстәмә намазлар: тәравих, тәхәҗҗүд уку, Аллаһны зекер итү, Коръән уку, шулай ук башка изге гамәлләр кылу тәкъдим ителә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев