Бүген +12 градуска кадәр җылы булачак
Яшәеш

Бүген +12 градуска кадәр җылы булачак

***

Фото: Рәзмлә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бүген Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда томан төшүе ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Төнге сәгатьләрдә республика буйлап термометрлар +2-2 градуска кадәр төшәчәк, кайбер урыннарда -5 градуска кадәр суытачак. Көндез һава +8…+12 градуска кадәр җылыначак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым юл участокларында бозлавык.

 


Нет комментариев