Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Биектау районында күлдә яшь хатын-кыз батып үлгән

Биектау районының Шәпше авылы янындагы Ключи күлендә 2002 елгы хатын-кыз батып үлгән.

Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Һәлак булган кызның гәүдәсен коткаручылар ярдан якынча 10 метр ераклыкта, дүрт метр тирәнлектә тапкан. Фаҗиганең сәбәбе – су коену өчен җиһазландырылмаган урында коену.

Җәйге сезон башлану белән мондый фаҗигаләр саны, гадәттәгечә, арта. Коткаручылар искәртә: махсус җиһазландырылган, дежур хезмәткәрләр эшләгән пляжларда гына коену куркынычсызрак. «Коенырга ярамый» дигән билгеләр юкка гына куелмый – алар су аеруча хәвефле булган урыннарны күрсәтә. Балаларны су буенда хәтта кыска вакытка да караучысыз калдырырга ярамый.

Татарстан яңалыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев