Апрельдән майга кадәр Татарстанда тәрәзәләрдән егылып, дүрт бала зыян күргән
Җылы сезон башлануга, Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсенә тәрәзәдән егылып имгәнгән дүрт бала китерелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Быел апрельдән майга кадәрге чорда тәрәзәдән егылып төшеп, дүрт бала төрле җәрәхәтләр алган:
Өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән сабыйның баш мие селкенгән һәм сыну җәрәхәтләре булган.
Шул ук биеклектән егылып төшкән икенче баланың умыртка баганасы һәм бот сөяге сынган.
Бишенче каттан егылып төшкән өченче баланың баш мие селкенгән һәм үпкәсе зарарланган.
Икенче каттан егылып төшкән дүртенче бала талак сөяген сындырган һәм баш мие селкенү алган.
Узган елның шушы ук чорында мондый өч очрак теркәлгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев