«Аленушка» балалар бакчасында хәйрия акциясе узды
«Для СВОих» акциясе кысаларында, 9нчы «Аленушка» балалар бакчасында махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә гуманитар ярдәм җыйдылар.
Әлеге чарага хезмәткәрләр, ата-аналар һәм балалар бердәм кушылды. Нәниләр хәрбиләргә Яңа ел котлаулары белән үз рәсемнәрен юлладылар.
Бу чара балаларда патриотизм һәм мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез! Без бергә булганда гына көчле!
Зеленодольск. Учительская
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев