«Ак Барс» ике тренер белән килешүләрен озайтты
Яшәеш

«Ак Барс» ике тренер белән килешүләрен озайтты

«Ак Барс» хоккей клубы физик әзерлек буенча ике тренеры белән хезмәт килешүләрен озайтты. Брэндон Бови белән контракт бер сезонга, ә Даниил Бабенко белән ике сезонга озайтылган. Бу хакта клубның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

2025/26 елгы сезон нәтиҗәләре буенча «Ак Барс» Гагарин Кубогы финалына кадәр барып җитте, әмма хәлиткеч сериядә «Локомотив»ка 2:4 исәбе белән оттырды.

Даими чемпионатта Татарстан командасы 68 матчта 94 очко җыеп, Көнчыгыш конференциясендә өченче урынны яулады.

Татар-информ


Нет комментариев