5 июльгә һава торышы
Яшәеш

5 июльгә һава торышы

Бүген Татарстанда һава температурасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Синоптиклар хәбәр итүенчә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак, боз явуы да ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 5-10 метр. Көндез урыны белән җилнең көчәюе 14 метрга кадәр, ә яшен вакытында кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Һава температурасы +27...+32 градус тирәсе булачак.


Нет комментариев