2030 елга Татарстанда ярлылык дәрәҗәсе артачак
Берничә елдан Татарстанда ярлылык дәрәҗәсе артачак. Мондой фаразлар XVII Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумында китерелде.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Хәзерге вакытта Татарстан ярлылык дәрәҗәсе иң түбән булган россия регионнары рейтингында өченче урында тора. Шул ук вакытта республика халкының эш белән мәшгульлек дәрәҗәсе – 62,4 процент, ә эшсезлек дәрәҗәсе – 1,7 процентны тәшкил итә.
– Без ярлылык дәрәҗәсе буенча өченчеләр – бу безнең өчен бик яхшы күрсәткеч. Һәм чыннан да, безнең һәр очракта тырышырлык әйберләребез бар. Без үзебезгә алга таба да амбицияле бурычлар куябыз. Шуңа күрә, берлектә эшләсәк, бездә барысы да килеп чыгачак, – дип билгеләде Татарстанның хезмәт, эш белән мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
2017 елда Россия дәрәҗәсендә ярлылык дәрәҗәсе 13 процент тәшкил иткән иде, 2025 елга бу күрсәткеч 6,7 процентка кадәр кимегән. Татарстан буенча да шундый ук мәгълүматлар бар: 2017 елда республикада ярлылык дәрәҗәсе 7,3 процент булса, узган елда ул 6,7 процентка кадәр төште.
Әмма фаразларга караганда, якын киләчәктә ил буенча ярлылык дәрәҗәсе артачак. 2030 елга Россия буенча ярлылык дәрәҗәсе 7 процентка, ә Татарстан буенча 4,1 процентка кадәр артачак.
Моннан алда «KazanForum»да дәүләт сәркатибе, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов Россиядә эш хакының минималь күләме (МРОТ) даими арта баруы турында сөйләгән иде. Дәүләт сәркатибе-министр урынбасары өстәп: 2025 ел дәвамында керемнәр тотрыклы үсә, диде. Росстат мәгълүматлары буенча, 2025 елда уртача хезмәт хакы 13,5 процентка, ә реаль хезмәт хакы 4,4 процентка арткан.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев