2026 елда Татарстан урман хуҗалыгы өчен 12 берәмлек техника сатып алачак
2026 елда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман янгыннарына каршы көрәшү һәм урман культуралары булдыру өчен 12 берәмлек техника һәм җиһаз сатып алу планлаштырыла.
Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының милек белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәт саклау бүлеге җитәкчесе Нияз Имамиев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, сатып алыначак техника исемлегенә УАЗ-390945 базасында урман патруле өчен 4 кече комплекс, 4 «Беларус» МУЛ-82.1 универсаль урман машинасы һәм 4 ПКЛ-70 урман сабаны керә. Бу максатларга федераль бюджеттан 26,2 млн сум акча бүлеп бирелгән.
«Урман патруле өчен кече комплекслар патрульлек итү, янгын сүндерү җиһазларын алып бару, шулай ук янгын чыккан урыннарда янгынны сүндерү өчен кулланылачак. “Беларус” тракторлары исә урман культуралары өчен туфрак әзерләү, агротехник тәрбия эшләре башкару һәм башка урман хуҗалыгы чаралары өчен бик кирәкле ярдәмче булачак», – дип аңлатты Нияз Имамиев.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика территориясенең дүрттән бер өлешен урманнар били. Монда ел саен 4,5–5 мең гектар җирдә урманнарны торгызу буенча масштаблы эшләр башкарыла. Шул ук вакытта урман культураларының үсеп китүчәнлеге тотрыклы рәвештә югары – 85 проценттан артып тора. Соңгы өч елда контрольне көчәйтү нәтиҗәсендә урман законнарын бозу очраклары 15 процентка, ә законсыз агач кисү саны 27 процентка кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев