18 декабрь – ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре көне
Яшәеш

18 декабрь – ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре көне

Ел саен 18 декабрьдә Россиядә ЗАГС органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

Нәкъ менә әлеге хезмәт вәкилләре кеше гомеренең иң мөһим мизгелләрен — тууын, гаилә коруын, якыннары белән хушлашуын — рәсми рәвештә теркәп, җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия эш башкара.

Хөрмәтле ЗАГС хезмәткәрләре! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сез – үзегезнең күңел җылыгызны биреп, кеше язмышын бәйләүчеләр! Җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Гаиләләрегездә иминлек, балалар бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез!


Нет комментариев