Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

10нчы мәктәптә 14 яшьлек малай агуланган

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 998 чакыру килгән.

Шуларның 613е – шәһәрдән, 385е районнан булган. 434 кешене госпитализацияләгәннәр: 317се – шәһәрдән, 117се – районнан.

Рогачев урамында билгесез затлар кыйнаудан баш миенә зыян килгән 28 яшьлек исерек хатын-кызга медицина ярдәме күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Васильевоның Октябрьская урамында 13 яшьлек малайны хуҗасыз эт тешләгән. Зыян күрүчене медиклар хастаханәгә китергән.

Медикларны 10нчы мәктәпкә билгесез матдә тәэсирендә агуланган 14 яшьлек малай янына чакырганнар. Яшүсмер балалар хастаханәсенә китерелгән.

Татарстан урамында седатив таблеткалар эчеп агуланган 37 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Аны реанимация бүлегенә алып килгәннәр. 

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев