Туристлык сезоны ачылган көнне «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгында 19 352 турист кабул иткәннәр.
«1 май бәйрәмнәре искиткеч узды, туристлар үзгәрүчән һава торышыннан да, шулай ук кар һәм боз явар дип тә курыкмады. Утрауның барлык кунаклары да ике кул белән уйный торган кыллы музыка коралы гөсләдә уйнарга тиз өйрәнә алды", - дип сөйләде музей-тыюлык матбугат хезмәте җитәкчесе Юлия Нуреева.
Туристларның утрауга күпләп килүе дәвам итә. Кунакларга төрле мастер-класслар, музей-тыюлыкның педагогик бүлеге дәресләрендә катнашырга тәкъдим итәләр.
Татарстан буйлап сәяхәт итегез, республикада искиткеч урыннар күп!
Нет комментариев