03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 930 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 600е – шәһәрдән, 330ы районнан булган.
357 кешене госпитализацияләгәннәр: 330ы – шәһәрдән, 86сы – районнан.
Гоголь урамында өйдәше кыйнау сәбәпле баш миенә зыян килгән 39 яшьлек исерек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.
Төзүчеләр проспектында әтисе кыйнаган, баш мие җәрәхәтләнгән 37 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Заикин урамында өшегән 68 яшьлек исерек ир табылган. Аны терапия бүлегенә алып килгәннәр.
Гоголь урамында танышы кыйнаган 20 яшьлек йөкле хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны бала тудыру йортына китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев