Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Урысбагада авылында шатлыклы хәбәр

Урысбагада яңа су башнясы булачак

Үзсалым акчаларын җыйганда бик тапшырасы килмәсә дә, җирлекләрдә шул суммаларга чынлыкта башкарылган һәм күзгә күренеп торган эшләр тормышка ашкач, күңел була. Булмый ни, аңа бит һәр авылдашның өлеше кергән дигән сүз.

Түбән Урысбага җирлегендә шушы көннәрдә генә су башнялары кайтты. Инде тузган башнялар өчен борчылган халыкның эченә җылы кергәндер.

– Бу су башняларын Югары Урысбага белән Түбән Урысбага авылларында урнаштырачакбыз, Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы ярдәме белән, Аллаһ боер­са. Шулай сөйләштек. Хәзергеләре черегән дисәң дә була. Бу безнең өчен сөенечле яңалык инде, кайчан эштән чыгар да, кайчан сусыз калырбыз икән дип, куркып яшәгәнче, вакытында, салкыннар җиткәнче алыштырып куйсак бик яхшы булыр иде, – дип шатлыклы хәбәр белән уртаклашты әлеге җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – Үзсалым акчасы башняга тотылачак, дигәч, халык та бик актив булды, 98% кеше тапшыр­ды. Рәхмәт авылдашларга да. Менә бу күмәк эшнең бер төре инде. Биредә яшәүчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга тотыла бит ул акчалар. Алга таба да шулай бердәм булыйк, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев