Тау Иле мәдәният йортында балалар өчен чын бәйрәм оештырылды! Биредә «Җәйге ялның бер көне» дип исемләнгән бик күңелле чара узды.
Бу көнне балалар бер минутка да күңелсезләнеп утырмадылар: алар төрле кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар, көчләрен һәм җитезлекләрен сынадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Балаларның йөзләрендәге шатлыклы елмаюлары — чараның иң зур бизәге булды!
Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова.
Нет комментариев