Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тау Иле мәдәният йортында моңлы кичә: «Ышаныч» төркеме хәйрия концерты белән чыгыш ясады

Тау Иле авылында авылдашлар һәм кунаклар өчен чын мәгънәсендә зур вакыйга булды. Авыл мәдәният йорты «Ышаныч» төркеменең хәйрия концертын кабул итте. Бу кичә – бары тик моң, ихласлык, изгелек һәм талант бәйрәме иде.

«Ышаныч» төркеме – күңел җылысын бүләк итүчеләр

Төркем җитәкчесе, үзенчәлекле моңлы тавыш иясе Әлфирә Газизова озак еллар дәвамында тирәсенә чын-чынлап талантлы, иҗат ялкыны белән янучы сәнгать осталарын җыйган. «Ышаныч» – бу гади генә түгел, ә һәр чыгышы белән халык күңеленә үтеп керерлек хисле сандугачлар берлеге.

Кичә программасы: шигырь, моң һәм гармун авазлары

Кичә бик югары дәрәҗәдә, зур күтәренкелек рухында узды. Программа барышында:

— Нәфис сүз остасы Әлфия Хәлиуллина кичәне матур итеп алып барды, аның укуындагы эчтәлекле, тирән мәгънәле шигырьләр концертның үзәгенә әверелде.
— Абыйлы-энеле Камил һәм Фәрит Халиуллиннарның оста башкаруында баян һәм тальян гармуннары чын мәгънәсендә «сөйләште». Алар уйнап кына калмады, җырлап та халыкны таң калдырды.

— Казаннан килгән кунак – Дамир Гыйсмәтов та гармун осталыгы һәҗәт башкаруы белән залда утыручыларның йөрәкләрен яулады.
— Энҗе Шакирова үзенең гүзәл тавышына башкарган моңлы җырларын бүләк итте, аның һәр чыгышы алкышларга күмелде.

«Изге эшегез дәвамлы булсын!»

Концерт бары тик хәйрия максатларында оештырылды. Чарадан соң Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова артистларга ихлас рәхмәтен белдерде:

«Хөрмәтле артистларыбыз! Матур чыгышларыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Башлаган изге эшегез дәвамлы булсын, иҗат чишмәгез саекмасын. Без сезнең иҗатыгызга сокланып, һәрвакыт сезне көтеп алабыз!»

Авыл халкы һәм кунаклар бу моңлы кичәне озакка истә калдырачак. Мондый чаралар авылның мәдәни тормышын җанландыра, кешеләрне берләштерә һәм игелеккә өндәп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев