Тау иле мәдәният йортында «Җәйге чорда балалар куркынычсызлыгы» дип исемләнгән чара узды
Җәй күңелле дә, куркынычсыз да булсын!
Тау иле мәдәният йортында балалар өчен бик мөһим һәм файдалы чара үтте. «Җәйге чорда балалар куркынычсызлыгы» дип исемләнгән әңгәмә оештырдык.
Сөйләшү барышында аеруча түбәндәге мәсьәләләргә игътибар иттек:
- Балаларның урамда үз-үзләрен дөрес тотышы;
- Шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре;
- Җәмәгать урыннарында һәм су объектларында саклык чаралары.
Җәйге чорда куркынычсызлык турындагы әңгәмә балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды. Укучылар очрашуда актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Тау иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев