Тау Иле мәдәният йортында «41 елның арбалы хатыннары» спектакле сәхнәләштерелде
Тарих битләре сәхнәдә җанланды...
21 март көнне Тау Иле мәдәният йортында үзешчән сәнгать смотры кысаларында үзенчәлекле вакыйга булды. Без Зәки Зәйнуллинның "41 елның арбалы хатыннары" дип исемләнгән спектаклен тамашачы игътибарына тәкъдим иттек.
Бу — сугыш елларының авырлыгын, хатын-кызларның какшамас рухын һәм сабырлыгын күрсәтүче тирән мәгънәле әсәр. Сәхнәдә үз рольләрен чын йөрәк белән башкарган Тау Иле һәм Түбән Урысбага мәдәният йортларының театр түгәрәге үзешчәннәренә олы рәхмәтебезне белдерәбез!
Залны тутырып килгән, һәр мизгелне безнең белән бергә кичергән авылдашларыбызга, тамашачыларыбызга рәхмәт. Сезнең җылы сүзләрегез, китергән күчтәнәчләрегез — безнең өчен зур бәя.
Бердәм булыйк! Бергә булыйк!
Ихтирам белән, Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова











Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев