Тәмле теле, якты йөзе өчен рәхмәтлебез
Бишнәдә яшәүче бар яктан үрнәк гаиләләрнең берсе – Гөлия һәм Марат Нуруллиннар турында иде сүзем.
Маратка мәктәптә белем бирергә туры килсә, Гөлияне Коръән укырга өйрәттем. Икесе дә бик тырышлар. Бик акыллы, уңган кызлар – Алия белән Наиләне үстерделәр.
Бик эшчән, тыйнак гаилә. Күп итеп терлек асрыйлар, һаман эш белән мәшгульләр. Тормыштан зарланганнарын һич кенә дә күргәнем юк. Ничә очратсаң да, елмаеп, хәл сорашып китәләр. Һаман шулай бердәм булып, тигезлектә озын гомер итеп, рәхәт яшәсеннәр. Бала, оныклар сөенече күрү насыйп булсын иде.
Гөлиянең почтальон булып эшли башлавына әле озак вакыт үтмәде, шулай да тәмле теле, ачык йөзе белән үзен яраттырып та өлгерде. Бар нәрсәне яңгыр яуса да, буран булса да, вакытында өләшә. Һәркемгә җылы сүзен таба, хәлебезне сораша. Аңа барыбыз да рәхмәтле. Сүз дә юк, авыр хезмәт, шуңа да авылларда почтальоннар кими. Лаеклы хезмәт хакы түләсеннәр иде, эшләре һич кенә дә җиңел түгел. Авылда бу һөнәр ияләре бетсә, харап бит. Пенсияне, газета-журналларны, ТКХ квитанцияләрен кем җиткерер? Күз алдына китерүе дә авыр. Гөлиябезнең армый-талмый эшләвен телибез.
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев