«Рубин» футболчылары Норлат балалар йортына кунакка килде
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Рубин» футболчылары Норлат балалар йортына кунакка килде

Норлат балалар йортында Казанның «Рубин» клубы спортчылары кунакта булды.

Чара күңелле күнегүләрдән башланды. Балалар футболчылар белән бергә спорт залында уйнадылар, шөгыльләнделәр. Клубның талисманы — Руби исемле аждаһа исә бәйрәмгә ямь өстәде.

- Очрашу ахырында кунаклар истәлекле бүләкләр тапшырды һәм иң кыйммәтлесе — «Рубин»ның чираттагы матчына чакыру булды. Мондый очрашулар балаларны зур хыялларга этәрә һәм спортның чиксез мөмкинлекләрен күрсәтә, – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәйсә Миңнуллина.


Нет комментариев