Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Рәхмәт, укытучы!» дип әйтүчеләр сирәк (редакциягә килгән хат)

Авыл укытучысының хезмәтенә караш, кызганыч, еш кына түбән булды һәм әле дә шулай калу очраклары бар. Совет заманында укытучыларның нинди эшләр башкарганын бүгенге буын күз алдына да китерә алмый...

Мин күптән түгел яшь имам-мөгаллим Мөдәрис Гыймрановның укытучыларга кагылышлы язмасын укып чыктым. Аның фикерләре, үтемле итеп аңлату сәләте, самимилеге күңелгә үтеп керде. Һәр җөмләсендә – иман, акыл, әдәп, сүзеңдә тору. Аеруча укытучыларга карата хөрмәткә чакыруы күңелемә бик якын булды.

Мөдәрис хәзрәт Ризаэддин Фәхреддин, Каюм Насыйри һ.б. бөек галимнәребез хезмәтләренә таянып сөйли. Бу – аның киң эрудициясен, рухи дөньясының байлыгын күрсәтә. Ул укытучыларны һәр балага шәхес итеп карарга чакыра.

Мин бер генә авылда эшләмәдем, шуңа күрә сүзем – гомум. Авыл укытучысының хезмәтенә караш, кызганыч, еш кына түбән булды һәм әле дә шулай калу очраклары бар. Совет заманында укытучыларның нинди эшләр башкарганын бүгенге буын күз алдына да китерә алмый.

Иртән мәктәпкә кадәр савымчыларның сыерларын юабыз, кич үз терлегеңне карыйсың, аннан соң гына дәресләргә керәсең. Бәрәңге алу, чөгендер утау, яшел масса чабу, урам пычрагын җыештыру, басуда эшләү, сайлауга бюллетень тарату, Сабан туе мәйданын җыештыру... Боларның күпчелеге – бушлай эшләнгән хезмәт.

Без зарланып түгел, ә чынбарлыкны искә төшереп язабыз. Авыл тормышын тартып бардык – һәм укытучы булып та кала белдек. Әмма шулкадәр хезмәткә карата гадел бәя, ихтирам бик сирәк булды.

Кайбер авылларда укытучының тырышлыгын күрә белмиләр: «Үзләре ирешкән», – диләр. Ә бит беренче хәрефне, беренче сүзне, беренче уйлануны укытучы бирә. Баланың дөньяга карашы да мәктәптә формалаша. Югары баллар, медальләр – барысы да укытучының хезмәте белән.

Мин хәзер инде бишенче ел Карәтмән мәктәбендә эшлим, һәм монда мин укытучыга булган ихтирамны аеруча нык тоям. Халык та, хәзрәт Әхтәм Ибраһимов та, шәкертләр дә – һәрвакыт җылы карашлы, ихтирамлы.

Вафат булган абыстай-укытучы Мәрьямбану апаны ничек олылаулары гына да күп нәрсә турында сөйли. Аның эшен хөрмәтле Нәзифә ханым дәвам итә. Мондый мөнәсәбәт – үзе бер гыйбрәт. Авыл халкына зур рәхмәт, Аллаһ рәхмәтләрен бирсен!

Бала укытучыга хөрмәтне, беренче чиратта, өйдә күрергә тиеш. Безнең әдәби мирасыбыз – моңа иң яхшы ярдәмче. Ризаэддин Фәхреддиннең «Шәкертләр әдәбе», «Нәсыйхәт» хезмәтләре һәр татар гаиләсендә булырга тиеш. Галимебезнең 80гә якын хезмәте – тәрбия, әдәп, әхлакка өйрәтүче хәзинә. Мин үзем аларны өстәл китабы кебек кулланам. Фәхреддин мирасы бүген дә көчле тәрбия чыганагы булып кала.

Минем укучыларым да, аларның гаиләләре дә еш кына рәхмәт әйтә, кунакка чакыра. Бу сүзләр, бу ихтирам – укытучы өчен иң зур бүләк. Матди нәрсә кирәкми – җылы караш җитә. Укытучының хезмәте – күренми торган батырлык. Һәм без бу батырлыкны күрә белергә, бәяләргә тиеш.

Сөмбелә Абдуллина, Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев