«Өмет» волонтерларының Норлат штабы МХО зонасына 103нче партия гуманитар ярдәм җибәрде
«Өмет» волонтерларының Норлат штабы «Сугышчан туганлык» Яшел Үзән штабы аша фронтка 103нче партия (декабрь аенда 8нче партия) гуманитар ярдәм җибәрде.
Монда 24 плащ, 40 йон носки, 20 флис куртка, 17 носилка, 77 трусы, 12 флис башлык, 1 тент, 2 җылыту җайланмасы, 1 маскировка челтәре, 6 тартма азык-төлек бар.
- Сугышчыларга гуманитар йөк җыюда ярдәм иткән өчен барлык волонтерларга, мәрхәмәтле якташларыбызга рәхмәт белдерәбез, – дип сөйли Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев