Олы Шырданда Нәүрүз бәйрәме узды
Олы Шырдан авылында бу күркәм бәйрәмне «Безгә Нәүрүз килгәндә» дип исемләнгән зур чара белән каршы алдылар.
Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!
Еракларга яңгырасын
Бүген дәртле җырыбыз!
21 март — көн белән төн тигезләшкән, табигать чынлап уянган көн. Озын салкын кыштан соң барыбыз да кояш җылысын сагынып көттек. Олы Шырдан авылында бу күркәм бәйрәмне "Безгә Нәүрүз килгәндә" дип исемләнгән зур чара белән каршы алдык.
Бәйрәм уңаеннан Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова үзенең изге теләкләрен җиткерде: "Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз! Нәүрүз — яңа көн, яңа башлангычлар дигәнне аңлата. Йортларыгызга иминлек, күңелләрегезгә яктылык алып килсен!"
НӘҮРҮЗ МӨБАРӘК БУЛСЫН!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев