Олы Шырданда «Георгий тасмасы» акциясе узды
Күп еллар дәвамында Георгий тасмасы 9 Май бәйрәменең төп атрибуты булып кала.
Аның тарихы еракларга — 1769 елга, Екатерина II Святой Георгий орденын гамәлгә куйган чорга барып тоташа. Бу орден рус-төрек сугышында батырлык күрсәткән офицерларга бирелгән. Тасмадагы кара һәм сары (соңрак кызгылт сары) төсләр — дәүләт төсләре булып саналган.

5 май көнне Олы Шырдан мәдәният йорты хезмәткәрләре «Георгий тасмасы» акциясен уздырдылар. Авылдашларыбыз бу изге символны зур горурлык белән кабул иттеләр.

«Бу — безнең тыныч күк йөзе өчен көрәшкән өлкәннәребезгә карата хөрмәтебезнең билгесе», — дип билгеләп үтте мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.

Онытмыйк: тасманы йөрәк турысына, киемнең сул ягына тагу — иң дөрес хөрмәт билгесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев