Олы Шырдан зиратында өмә узды
Бүгенге көнне без авылыбыз тарихында зур горурлык белән искә алырбыз. Зираттагы өмәдә күрсәткән бердәмлегегез өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм
Хәерле көн хөрмәтле авылдашларым!
Бүгенге көнне без авылыбыз тарихында зур горурлык белән искә алырбыз. Зираттагы өмәдә күрсәткән бердәмлегегез өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм
Бүген без чынлап та зур эш башкардык! Иртәнге сәгать 7дән алып 10:30га кадәр бер тын алмыйча хезмәт куйдык. Агачлар киселде, куаклар чистартылды, үләннәр чабылды. Нәтиҗәдә без бүген искиткеч зур күләмдә — 12 арба (тележка) чүп чыгарып ташладык! Зиратыбыз күз алдында үзгәрә, нурлана башлады. Әлбәттә, алда эшләр әле бик күп, ләкин иң мөһиме — без башлап җибәрдек! Алла бирсә, мондый бердәмлек булганда, без аны тагын да күркәмрәк, тәртиплерәк итәрбез.
Бу эштә техника ярдәме бәяләп бетергесез иде. Безнең батыр тракторчыларыбызга аерым рәхмәт:
1. Абдуллин Илъяс Гүмәр улына;
2. Сафин Фәнис Илдус улына;
3. Баталов Илдар Илдус улына;
4. Ахметов Марат Гүмәр улына!
Сез авылыбызның чын терәкләре!
Бүген ир-атларыбызның хезмәтен күреп, сезнең никадәр көчле булуыгызга тагын бер кат инандым. Тиздән бит безнең иң яраткан бәйрәмебез — Сабантуй якынлаша. Бүген сез күрсәткән көчне күреп, Сабантуй майданында кемнәр батыр булып калачагын мин хәзер төгәл беләм.
Безнең арада чын батырлар бик күп икән!
Аксакалларыбызга, олы яшьтәге абыйларыбызга түбәнчелек белән баш иям — сез яшьләргә чын үрнәк күрсәттегез.
Авыл җирлеге башлыгы буларак, сезнең белән горурланам! Изге эшегез өчен Аллаһы Тәгалә сездән риза булсын
Без бергә булганда — без көчле!
Ирада Камалова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев