Ял көне дип тормыйбыз, дәррәү кузгалып өмәгә чыгабыз!
Бүген иртәнге сәгатьләрдән үк Олы Шырдан авылы халкы ялны калдырып, туган авылларының матурлыгы, чисталыгы өчен күмәк эшкә тотынды.
Һәркем үзеннән килгән ярдәмне күрсәтә: берәү урам себерә, икенчесе чүп-чарны җыя, өченчесе чәчәк түтәлләрен, агач төпләрен чистарта. Өлкәннәр дә, яшьләр дә – барысы да бердәм. Эш бәхәсләшеп, көлә-көлә, бер-береңә ярдәмләшеп күңеллерәк.
Олы Шырданны ямьләү өчен булган инициатива – авыл башлыгы һәм актив халык белән берлектә оештырылды. Моның барысы да – туган авылга карата мәхәббәт, җаваплылык, гамәли хезмәт тәрбиясе булып тора.
Өмәдән соң авылның бизәлеше, чисталыгы күз алдында – бу нәтиҗәдән бөтен кеше рәхәтләнә.
Олы Шырдан елмаеп, чисталыкка төренсен. Һәрбер өлеш – кечкенә генә булса да – олы үзгәрешкә алып бара.
Сез дә өмәгә чыгыгыз, туган ягыбызны бергәләп чистартайлык!
Нет комментариев