Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан авылы халкы аталы-уллы Фәрит һәм Алмаз Гыйсмәтуллиннарга рәхмәт җиткерә

Бүген без зур рәхмәт сүзләрен Кече Ачасыр авылы егетләре – аталы-уллы Фәрит һәм Алмаз Гыйсмәтуллиннарга җиткерәбез.

Быелгы туктаусыз яуган карлар вакытында алар авылыбыз урамнарын чистартып тордылар. Олы Шырдан җирлегенә кергән Олы Шырдан, Кече Шырдан һәм Иске Рус Шырданы авылларында үз техникалары (тракторлары) белән көнне-төнгә ялгап эшләделәр.

Олы Шырдан авылы урамнарын кардан чистартучы Алмаз Фәрит улына: «Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен», – дибез. Эшен яратып, җиренә җиткереп башкарды ул. Төнге унберләргә кадәр авылда трактор тавышы ишетелеп торды. Яшь егетнең авылда калып хезмәт итүе күңелләрне сөендерә.

Инде менә зарыгып көткән язның җылы көннәре дә килеп җитте. Акрынлап кар өемнәре дә эри башлар.

Тырыш егетләребезгә исәнлек-саулык телибез. Киләсе кышларда да безне ташламасыннар иде. Рәхмәт сезгә!

Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев