Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Карагуҗа: үткән ел нәтиҗәләре һәм киләчәккә амбицияле планнар

Олы Карагуҗа авыл җирлегендә узган хисап сессиясе гади генә түгел, ә чын мәгънәсендә авыл тормышының тере көзгесенә әверелде. Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин, җирле депутатлар, эшмәкәрләр һәм авыл халкы катнашындагы очрашу бердәмлек рухында узды.

Илсөя Садыйкова фотолары

Саннар артында – кеше язмышлары

– Узган 2025 ел нәтиҗәләре белән таныштырып, агымдагы 2026 елга план-теләкләрне әйтеп үтәм, – дип башлады чыгышын авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева.

Аның һәр тармакка җентекле анализы, һәр санның тормыш чынбарлыгы белән бәйләнеше тыңлаучыларда ышаныч тудырды. 5 авылны (Олы Карагуҗа, Кече Карагуҗа, Олы Күлбаш, Чирүчи, Синтәк) берләштергән җирлектә бүген 1292 кеше рәсми теркәлгән. Чынбарлыкта ул шактый күп – өч коттедж бистәсе («Северная Раифа», «Лесное Озеро», «Ягода-Малина») һәм «Мичурин» дачалар җәмгыяте бар. Язгы-җәйге сезонда яшәүчеләр күбәя.

ТЕРЛЕКЛӘР АРТА

Шәхси хуҗалыкларда терлек баш саны, элек кимеп килсә, хәзер күңелгә җылы өрерлек итеп арткан. 128 мөгезле эре терлек, 8 ат асрала. Дәүләт субсидияләре хуҗалыкларны саклап калырга ярдәм итә.

Чулпан Гыйсмәтуллина видеосы

Инфраструктура үзгәрешләре: көтелгән шатлыклар

2025 ел җирлек өчен күптән көтелгән үзгәрешләргә бай булган. Иң зур вакыйга – Олы Карагуҗага асфальт юлның килеп җитүе. Республика программасы ярдәмендә тормышка ашкан бу проект авылны ямьләндереп кенә калмаган, ә яшәүчеләрнең мөмкинлекләрен дә киңәйткән.

– Егетләребез үз көчләре белән иске юл плитәләреннән ике зиратка юл салды, машина куя торган урыннар әзерләде. Яңартылган су башнялары, Чирүчигә кайтарылган яңа су башнясы – болар барысы да системалы эш нәтиҗәсе, – дип сүзен дәвам итте башлык.

Кече Карагуҗадагы балалар мәйданчыгы яңа тимер койма белән әйләндереп алынган, Синтәктә зират кирәк-яраклары өчен махсус будка урнаштырылган. Күп еллар алыш­тыру көтеп череп беткән су башнялары яңартылган. Яз җитүгә күп балалы гаиләләргә бирелгән җирләргә юлларны төзекләндерү өчен 690 тонна вак таш кайтарылган. Яке авылы белән Карагуҗа арасына ут баганалары да куелган.

Изгелек җирдә ятмый

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына депутат Ленар Хуҗиәхмәтов күчтәнәчләр тапшырган, беренче сыйныф укучыларына рюкзаклар бүләк иткән.

– Җирлегебезгә яңа килеп кушылган депутат Руслан Кәримов Өлкәннәр көнен үткәрүгә саллы өлеш кертте. Ә Яңа ел алдыннан «Игелек йорты»нда гомер итүче 90лап кешене сөендереп, аларга кирәк-яракларны үз куллары белән илтеп тапшырды. Аңа зур рәхмәт! – диде башлык.

Чишелеш көткән мәсьәләләр

Яңа коттедж бистәләре үсеше белән проблемалар да арта. Күп балалы гаиләләр яшәгән урында иң кискене – юллар.

– Кышын без бөтенләй авыр хәлдә калдык. Карны көрәп кенә торасы. Ә үзара салым исәбенә генә яшәгән җирлекнең мондый зур территорияләргә хезмәт күрсәтерлек мөмкинлеге юк, – дип ачыктан-ачык әйтте Гөлчәчәк Исмәгыйлева.

ФОТОРЕПОРТАЖ

(Кыскартып урнаштырылды)

Язманың дәвамын газетабызның №9 (13.03.2026) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев