Олы Яке уңганнары токмач кисте
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә һәркем хәленнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша.
Иң мөһиме – бу авыр чакта без бергә һәм бердәм. Олы Яке авылының уңган ханымнары бу көннәрдә токмач кискән.
– Уйлаштык та, без дә үзебездән өлеш кертергә булдык. Олы Яке мәчетенә авылның аш-суга оста ханымнары изге эш башкарырга җыелды. 110 йомыркадан камыр басып, өй токмачы кистек. Бу эшне башкарганда күңелебездән изге теләкләребезне, догаларыбызны кылдык. Мондый гамәлләр барыбызны да берләштерә, якты киләчәккә өмет уята. Без, авылдашлар, илебездә шундый вәзгыять барганда аз гына булса да, ярдәм кулы сузарга тиешбез. Өй токмачы егетләребезгә туган як җылысын җиткерсен иде. Исән-имин әйләнеп кайтуларын зарыгып көтәбез, – дип җиткерде Лилия Әхмәтшакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев