Бу эшнең инициаторы Лилия Әхмәтшакирова булды.
Ул авылдашларын әлеге игелекле эшкә кушылырга өндәде. Өй токмачы әзерләү өчен кемдер он, кемдер йомырка китерде. 14 хатын-кыз 110 йомыркадан токмач кисте. Шәһәрдә яшәүче олы якелеләр дә читтә калырга теләмәде - акчалата ярдәм итте.
Шуннан соң авыл халкы МХО зонасына җибәрү өчен күпләп сату базарында азык-төлек, кием-салым, термо киемнәр, балаклавлар, йон оекбашлар, җылы башлыклар, тельняшкалар, сөлгеләр, дымлы салфеткалар һәм тактик перчаткалар сатып алды.
Нет комментариев