Олы Яке авылы мәчетендә ифтар узды
Олы Яке авылы мәчетендә күңелләргә нур өстәүче җылы очрашу үтте.
"Рамазан — дуслык, кардәшлек бәйрәме" исеме астында оештырылган бу кичәдә балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты.
Бәйрәм программасы бик эчтәлекле булды:
Балалар кадерле кунакларга шигырьләр сөйләде, күңелгә үтеп керерлек "Әссәламегаләйкум" һәм "Туган тел" җырларын башкардылар.
Закирова Миләүшә апа изге Рамазан аенда игелекле эшләр кылуның мөһимлеге турында сөйләде.
Исмагилова Фәния апа "Сак-Сок" бәетен көйләп укып, балаларга туганлык җепләрен сакларга һәм тәртипле булырга кирәклеген аңлатты.
Садыкова Фидания апа мең айдан да хәерлерәк булган Кадер киче турында файдалы мәгълүматлар җиткерде.
Бу кичә балалар күңелендә игелек һәм туганлык хисләрен яңартты. Рамазан айлары мөбәрәк булсын!
Олы Яке мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәҗитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев