Олы Ачасырда мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә балалар өчен әдәби викторина уздырылды
Балалар китабы атналыгы кысаларында Олы Ачасырда мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белән берлектә кече яшьтәге укучылар өчен мавыктыргыч чара оештырылды.
Әлеге чараның максаты – балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, әдәбият дөньясына кызыксыну уяту һәм китапханә культурасын формалаштыру.
Чара барышында китапханәче балаларга китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китаптан дөрес файдалану, китапка карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләде. Балалар күптөрле сораулар бирделәр, китапханәнең эш тәртибе белән таныштылар.
Аннары балалар әкиятләр дөньясына сәяхәт кылдылар. Китапханәче тарафыннан кычкырып укылган таныш әкиятләр балаларда зур кызыксыну уятты.
Чараның иң кызыклы өлеше булып әдәби викторина һәм «Әкиятнең яраткан героен танып бел» дигән интеллектуаль конкурс торды. Балалар әкиятләрнең исемен, төп геройларын дөрес атадылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Конкурс барышында алар үзләренең белемен, зирәклеген һәм тапкырлыгын күрсәттеләр.
Чара ахырында һәр балага кечкенә бүләкләр һәм китапханәгә язылу өчен махсус визит карточкалары тапшырылды. Мондый чаралар балаларда китап уку күнекмәләрен ныгыту, аларның сөйләмен, хәтерен һәм фикерләү сәләтен үстерү өчен бик файдалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев