Олы Ачасырда яңа башня куелды
Олы Ачасырда узган ел ике өр-яңа су башнясы урнаштырылган иде. Быел тагын берсен яңарту мөмкин булды.
Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Илнур Саттаров шатлыгы белән уртаклашты:
– Бу зур эшне тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен, иң беренче, районыбыз җитәкчесе Михаил Афанасьевка зур рәхмәтемне җиткерәм. Менә инде икенче ел рәттән су башнясын алыштырырга мөмкин булды.
Шулай ук, Ленар Садриев җитәкчелегендәге Норлат ТКХ егетләренә авыл халкы исеменнән тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтлебез. Барысын да тиз, нәтиҗәле һәм сыйфатлы итеп башкардылар, – диде ул.
Быел районда урнаштырырга планлаштырылган 11 башняның барысы да кулланышка тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев