Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасырда яңа башлык

Бүген Олы Ачасырда Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында митинг узды.

Бәйрәмгә авыл халкы, мәктәп укучылары җыелды. Тыныч күк йөзебез, тормышыбыз өчен көрәшкән, үз гомерләрен дә кызганмаган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Бәйрәм чарасы кысаларында авыл җирлегенә билгеләнгән яңа башлык белән таныштырдылар. Ул - Саттаров Илнур Мансур улы. Чүпрәле районыннан, Норлат авылында гаиләсе белән яши.

Яңа җитәкчегә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев