Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасырда балалар ораторлык осталыгына өйрәнде

Ораторлык осталыгы – ул төгәл, ышандырырлык һәм кыска итеп сөйләү, аудиториянең игътибарын саклап калу һәм аны үз фикереңә йогынты ясау сәнгате.

Бу сәнгать бүгенге көндә һәр кеше өчен – укучы, студент, хезмәткәр, җитәкче – бик мөһим.

Шуңа күрә Олы Ачасыр мәдәният йортында балалар өчен «Ораторлык осталыгы» дип исемләнгән махсус чара оештырылды. Чара кызыклы һәм җанлы форматта үтте.

Чара барышында балалар:

  • сөйләм күнекмәләрен үстерде,
  • матур һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәнде,
  • халык алдында ышанычлы чыгыш ясау серләрен үзләштерде,
  • тыңлаучыларның игътибарын саклап калу алымнарын күрде,
  • чыгыш ясаудан куркуны җиңү юлларын өйрәнде.

Җитәкчеләре балаларга ораторлык сәнгатен көндәлек тормышта ничек кулланырга икәнен күрсәтте. Уку, дуслар белән аралашу, киләчәктә һөнәр сайлау – барысында да дөрес һәм матур сөйләшү белеме кирәклеген ассызыклады.

Чара аша балалар яңа белемнәр генә түгел, ә ышанычлылык, үз фикерен җиткерү, ирекле аралашу күнекмәләре дә алды. Уен формасында үткәрелгән күнегүләр аларда зур кызыксыну уятты.

Олы Ачасыр мәдәният йорты мондый файдалы чараларны оештырып, балаларның һәрьяклап үсешенә үз өлешен кертүен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев