Олы Ачасыр мәдәният йортында Чернобыль һәлакәтенә багышланган чара уздырылды
Чернобыль һәлакәте — XX гасырның иң зур техноген фаҗигаләренең берсе. 1986 елның 26 апрелендә булган шартлау бөтен дөньяны тетрәндерде.
«Чернобыль кабатланырга тиеш түгел!»
Ул вакыйганың кайтавазы әле дә безнең күңелләрдә яңгырый. Дөньяның күп кенә илләре өчен ачы сабак булган бу коточкыч авария беркайчан да кабатланмаска тиеш.
Шул уңайдан Олы Ачасыр мәдәният йортында АЭСтагы авария көненә багышланган чара уздырылды.
Чара барышында алып баручы атом энергетикасының нәрсә икәнен, аның безнең заман тормышындагы әһәмиятен, шул ук вакытта куркыныч якларын да аңлатты. Балалар игътибарына түбәндәге мәгълүматлар тәкъдим ителде:
- Шартлау хронологиясе – фаҗиганең ничек башлануы, реактордагы һәлакәтле үзгәрешләр һәм террорлыклы соңгы секундлар.
- Һавага 50 тоннадан артык очучан радиоактив матдәләрнең чыгуы – бу күләм кешелек тарихында иң зур радиоактив чыгарылышларның берсе булып тора.
- Авариянең кешеләр сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә, авыл хуҗалыгына һәм киләчәк буыннарга тәэсире.
- Аеруча дулкынландырган мизгел – Чернобыль АЭСы хезмәткәрләренең, янгын сүндерүчеләрнең, вертолет пилотларының, хәрбиләрнең һәм һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан башка күп кенә кешеләрнең батырлыгы турында сөйләгәндә булды. Алар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, радиациянең үтерерлек йогынтысына каршы көрәште. Аларның батырлыгы – онытылмаслык үрнәк.
Балалар алып баручының һәр сүзен игътибар һәм зур дулкынлану белән тыңладылар. Күпләр күз яшьләрен тыя алмады. Бу чара – зур трагедияне искә алу гына түгел, ә киләчәк буыннарга әйтелә торган ачы сабак, истәлек һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләүнең бер формасы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев